“Бөек Җиңү”нең 71 еллыгын билгеләп үтү алдыннан, районыбыз югары сыйныф укучыларына “Космос” та кино - дәрес күрсәтелде. Чарага ветераннар Советы рәисе М.С.Хуҗин, Бөек Ватан сугышы ветераны А.И.Моисеева да чакырылган иде. “Энергетик” мәдәният йорты концерт бригадасы башкарган сугыш чоры җырлары чакырылган кунакларның хәтирәләрен яңартты, яшьләргә бәйрәм рухы өстәде.Балалар зур кызыксыну белән “Ерткычлыктан дәва”-дигән документаль фильм карадылар. Бу очрашу яшьләр күңеленә патриотик рух өстәде.