Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Спорт- тормыш стиле ул” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленә йомгак ясалды. Ел башыннан район-шәһәрнең төрле оешма - предприятиеләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт программалары тамашачыларга тәкъдим ителде.
Республиканың Бөек Ватан сугышы музее виртуаль киңлекләрдә лаеклы урын алып тора. Ел башыннан анда 100 меңгә якын кеше кергән. Аның сайтында 4 меңгә якын хәбәр тупланган, 5 мең сугышта катнашучының исемлеге кертелгән.
30 апрель көнне Чаллы шәһәрендә “Энергия” транспорт компаниясе призына, СССР ның спорт остасы В.В. Панов истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия беренчелеге үтте. Анда 290 көрәшче катнашты.
Зәй басу-кырларында язгы чәчү тулы куәттә бара, район чәчү буенча республикада лидерлар рәтендә. Көзге культураларны корткычлар һәм төрле авырулар, чүп үләннәренә каршы эшкәртү эше дәвам итә, әлеге эш 16600 гектарда башкарылды.
Беренче мәктәпнең 3 сыйныф укучыларына гадәти булмаган дәрес үткәрелде. Сыйныф берничә мизгелгә музей залын хәтерләтте. 4 майда анда “Офицерлар» киносюжеты күрсәтелде һәм 9-10 яшьлек малай һәм кызларга сугыш чрындагы булган вакыйгаларга бертөрле манзара булып яңгырады.
Бөтен халык көтеп алган татар халык бәйрәме сабан туе якынлаша. Шул сәбәптән, бүген район башлыгы Разиф Кәримов беренче оештыру киңәшмәсе үткәрде. Оештыру комиссиясе карары нигезендә сабан туе шәһәрдә 4 июньдә, ә авылларда 5 июнь көнне үткәреләчәк.
23-24 апрель көннәрендә Мәскәүдә карате Киокусинкай буенча Россия беренчелеге үтте. Анда 35 Россия регионнарыннан 450 спортчы катнашты.
Зәй районы хәрби комиссариаты кыю егетләрне илебезнең оборона Министрлыгы хәрби частьларына эшкә чакыра. Хәрби комиссия үткән ир-егетләрне Тольятти, Самара өлкәсе, Екатеринбург, Ульян шәһәрләре, кара диңгез флотына (Севастополь шәһәре), Тоцкий полигонына (Оренбург өлкәсе) һәм Таджикстанда хезмәт итү өчен эшкә чакыра.
Зәй - парк-скверларга бай шәһәр, узган ел алар сафына янә ике сквер өстәлде. 1 май көнне шәһәр-бистәләрдәге парклар сезоны төрле чаралар белән ачылды. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында төшкә кадәр традицион “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме узды. Анда район-шәһәрнең төрле яшьтәге дистәгә якын гармунчысы катнашты.