Зәй укучылары волейболда ярыштылар

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

25 апрельдән “Энергетик” мәдәният сарае спорт залында укучылар арасында волейбол буенча шәһәр беренчелеге үткәрелде. Анда 6 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урында -6 мәктәп, II урында – Зәй политехника көллияте, III урында – 4 мәктәп командалары. Барлык җиңүчеләр мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International