1 май көнне Ринат Фәрдиев исемендәге һәм Мирный бистәсе паркларында парк сезонын ачуга багышланган бәйрәм чаралары булды. Көннең бик үк бәйрәмчә булмавына карамастан халык чарага бик теләп килде һәм актив катнашты. Яңа сезонда зәйлеләрне күп төрле чаралар көтә. Бию кичәләре, төрле спорт уеннары, бәйрәм кичәләре, мавктыргыч уеннар халык тарафына тәкъдим ителәчәк. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки инде май бәйрәмендә дә бию коллективлары, сәхнә һәм кул эшләре осталары, җырчылар үзләренең осталыгын күрсәттеләр. Ә гармунчылар чыгышы күңел күтәренкелеге, бәйрәм яме өстәде.