Хөрмәтле православие динен тотучылар!

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Сезне чын күңелдән якты һәм куанычлы бәйрәм - изге Пасха белән котлыйм. Пасха - православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Бу көн йөрәкләрдә мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм кичерә белү кебек матур хисләрне көчәйтә, кешеләрне изгелеккә, һәм ярдәмчеллеккә өнди. Пасха яңарыш һәм тынычлыкны, христиан гуманлылыгының нигезен гәүдәләндерә, дус-тату яшәргә, намус белән эшләргә, ярдәмгә мохтаҗларны кайгыртырга чакыра. Муниципаль районда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус-тату яши һәм эшли. Иҗтимагый тотрыклылыкны саклау кебек мөһим эштә, күпмилләтле халыкның иң яхшы рухи-мәдәни традицияләрен торгызуда православие динен тотучылар да үзләренең хезмәте, гаделлек, игелек, миһербанлылык үрнәге белән рухи-әхлакый нормаларны ныгыту, сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, яшь буынны лаеклы тәрбияләү, халыклар арасында дуслыкны ныгытуда үзеннән зур өлеш кертә. Хөрмәтле зәйлеләр, изге бәйрәм сезне тагын да игелекле эшләргә рухландырсын, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим. Якты бәйрәм һәр йортка бәхет, иминлек һәм муллык китерсен. Бер-берегезгә күңел җылысы, елмаю бүләк итегез. Разиф Кәримов, район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International