Бәйрәм белән!

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. 1 Май – җир йөзендә яшәүче төрле милләт, төрле дин, төрле караштагы кешеләрнең үзара аңлашканлык, татулык, килешеп яшәү бәйрәме. Без бергәләп, хезмәт белән генә генә киләчәгебез булган балалар өчен матур тормыш кора, илдә тынычлык, иминлек булдыра алабыз. Бу көнне без гади хезмәт кешесен зурлыйбыз, аны хөрмәтлибез. Бу көн – хезмәтнең кадерен белүче, аның нәтиҗәләре белән горурланучы, үзенең көндәлек эше белән районны алга этәрүче, шуның белән республикабыз киләчәген төзүче һәркем өчен бәйрәм. Безнең һәркайсыбыз төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара, безне хезмәт берләштерә, хезмәт кенә безне матди һәм рухи яктан бай итә. Бүгенге бәйрәм көндә һәркемнең яратып башкара торган эше булуын, шуның нәтиҗәсендә үзенең, якыннарының лаеклы тормышын тәэмин итүен телим. Хезмәт белән мәшгуль булган кеше Татарстанны алга җибәрүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Барыгызга да бәйрәм уңаеннан оптимизм, үз көчегезгә ышаныч, сәламәтлек, гаилә иминлеге, нәтиҗәле хезмәт, тынычлык, күтәренке кәеф телим. Разиф Кәримов, район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International