23-24 апрель көннәрендә Мәскәүдә карате Киокусинкай буенча Россия беренчелеге үтте. Анда 35 Россия регионнарыннан 450 спортчы катнашты. Зәй спортчыларын аталы уллы Ревиннар җитәкләде. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп безнең спортчылар: Вадим Зеленин бронза призеры булды, ә Егор Кузнецов беренче урынга чыкты.