Республиканың Бөек Ватан сугышы музее виртуаль киңлекләрдә лаеклы урын алып тора. Ел башыннан анда 100 меңгә якын кеше кергән. Аның сайтында 4 меңгә якын хәбәр тупланган, 5 мең сугышта катнашучының исемлеге кертелгән. Бөек җиңүнең 71 еллыгына аның сайтында “Үлмәс полк” акциясе старт ала. “Үлмәс полк” фронтовикларны, сугышта катнашучыларны, тыл хезмәтчәне, концлагерь әсирләрен һәм сугыш балаларын үз эченә ала. Музей барлык җиңүгә өлеш керткән каһарманнарның туганнарына мөрәҗәгать итә: “Республиканың үлмәс полк” сайтына керергә ашыгыгыз! Аның өчен http://tatfrontu.ru сайтына керергә һәм үзегезнең туганыгыз, танышыгыз турында хәбәр итәргә ( фотосын, биографиясен, калган документларын кертергә. Урнаштырылган материалны “Татарстан республикасы үлмәс полкы” бүлегендә күрергә була. Истәлекне бергә саклыйк! Пресс-служба НМ РТ – (843) 292-32-18