Зәйдә 1 Май чаралары парк-скверларда узды

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Зәй - парк-скверларга бай шәһәр, узган ел алар сафына янә ике сквер өстәлде. 1 май көнне шәһәр-бистәләрдәге парклар сезоны төрле чаралар белән ачылды. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында төшкә кадәр традицион “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме узды. Анда район-шәһәрнең төрле яшьтәге дистәгә якын гармунчысы катнашты. Чараны оештыруда төрле оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре җәлеп ителде. “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәме җылы һәм җан бәйрәме буларак узды. Гармунчылар чыгышы зәйлеләргә күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы өстәде. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркыннан ерак булмаган Яшьләр паркында узган чаралар исә районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңаеннан “Чемпион иртәсе” проектын ачуга багышланды. Ул көнне әлеге паркта да җанлылык, хөрлек хөкем сөрде. Ялчыгол скверы - үзәк китапханәгә якын урнашу сәбәпле, яз-җәй әдәби чараларның биредә узуы өчен менә дигән җайлы урын. Май бәйрәме алдыннан биредә сквер тәртипкә китерелеп, билге яңартылды. Бәйрәм көнне узган чарада “Шатлык ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы бер төркем зәйле катнашты. “Әдәбият дөньясына сәяхәт ” әдәби марафоны иҗади якын килеп, аңа тамашачыларны тартырлык та итеп оештырылган иде. Уку залы әйдәп баручы китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова чараны җанлы, мавыктыргыч итеп алып барып, аңа тамашачыларның барысын да тартты. Анда катнашучылар танылган язучылар турында мәгълүмат алып, төрле викторина-конкурсларда үзләрен сынады, шигырьләр сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International