Ирекле көрәштә ихтыяр көче күрсәттеләр

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

30 апрель көнне Чаллы шәһәрендә “Энергия” транспорт компаниясе призына, СССР ның спорт остасы В.В. Панов истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия беренчелеге үтте. Анда 290 көрәшче катнашты. Безнең егетләр сынатмады: 26 кг. үлчәүдә Хаджаев Раиль, 55 кг. да-Хөснуллин Руслан җиңүче булдылар, 48 кг. да Маслова Аделя икенче булды, 65 кг.да – Хисмәтуллин Александр, 33 кг.да-Бояров Евгений һәм Абделхаков Малик бронза медальләргә лаек булдылар. Тренерлары: И.А. Хузин, Л.М. Кәлимуллин, Р.Р. Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International