Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Спорт- тормыш стиле ул” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленә йомгак ясалды. Ел башыннан район-шәһәрнең төрле оешма - предприятиеләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт программалары тамашачыларга тәкъдим ителде. Ә кичә шул номерлардан иң яхшылары сайлап алынып, гала-концерт әзерләнде. Район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов аеруча үзенчәлекле чыгышларны бәяләп, коллективларга, аерым кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар, киләчәктә дә иҗат белән яшәргә өндәделәр. Энҗе Әгъләмова