Зәй чәчү буенча республикада лидерлыкны саклый

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Зәй басу-кырларында язгы чәчү тулы куәттә бара, район чәчү буенча республикада лидерлар рәтендә. Көзге культураларны корткычлар һәм төрле авырулар, чүп үләннәренә каршы эшкәртү эше дәвам итә, әлеге эш 16600 гектарда башкарылды. Район басу-кырларына 32 700 гектарда төрле культуралар чәчелде, шуларның 20300 е -бөртеклеләр. Чәчелгән бөртеклеләрнең 11300 гектарын- арпа, 6900ен чөгендер, 4600ен - берьеллык үлән, 800ен - люцерна, 6900ын - язгы бодай, 200 гектарын - солы, 800 гектарын кукуруз тәшкил итә. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International