Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары! Сезне чын күңелдән бөтенхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы белән котлыйм!
Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды хезмәткәрләре 6 май көнне Бөек җиңү көне алдыннан социаль акция үткәрделәр. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм уңаеннан котладылар. Аларга исәнлек-саулык, иминлек һәм тыныч тормыш теләделәр, пенсия белән тәэмин итүдә кыенлыклар булу-булмавын сораштылар һәм сорауларына җавап бирделәр.
Билгеле булганча, бу көннәрдә Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “Гвардия” эзтабарлар отряды Волгоград өлкәсендә алып барылучы “Хәтер вахтасы”нда катнаша. Алар Сталинград өчен барган сугышларның 71 еллыгы уңаеннан оештырылган батыр солдатларның сөякләрен казып алу эшләренә үз өлешләрен кертә.
Бөек җиңүнең 71 еллыгы алдыннан хезмәт ветераны Парамонова Татьяна Васильевнага 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин һәм район мәдәният йорты автоклыбы хезмәткәрләре килде.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган кыюлык дәресе үзәк китапханәнең балалар бүлегендә үтте. Анда 7 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары катнашты. Балаларга сугыш чорында туган балалар турында, алар күргән михнәт һәм мәшхәрләр турында сөйләделәр.
Кичә Зәйдә Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган веломарафон үтте. Ул үзәк мәйданнан башланып Мирный бистәсе аркылы иске Зәйнең сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә куелган хәйкәл янында тәмамланды.
5 майда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре ветераннарны йөләренә барып котладылар. Алар өчен концерт номерлары башкарылды, республикадан килгән һәм мәдәният йорты коллективы әзерләгән бүләкләр тапшырдылар, ветераннарга алдагы тормышларында иминлек, озын гомер, бәхет теләп калдылар.
«Google» һәм ПАО «Россия саклык банкы» үз эшләрен башлаучы эшмәкәрләргә “Бизнес класс” проектын тәкдим итә.
Үзәк китапханәнең татар бүлеге, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, “Сезнең тормыш – үзе батырлык” дип аталган кичә үткәрде. Кичәгә “Сөмбелә” клубы, балачаклары сугыш чорына туры килгән өлкәннәр һәм татар гимназиясе укучылары чакырылды.