“Фронтовиклар, орденнарыгызны киегез!"

2016 елның 6 мае, җомга
Шушы көннәрдә “Фронтовиклар, орденнарыгызны киегез!” -дип аталган тематик кичә булып үтте. Бөек Ватан Сугышы ветераны Королева Нина Сергеевна белән очрашуга ветераннар Советы рәисе М.С.Хуҗин һәм 5 нче мәктәп балалары җыелган иде. Нина Сергеевна 1942 нче елда 1 нче гомүми урта мәктәпне тәмамлый, трактор йөртү правосы ала һәм фронтка китә. Сугышның иң кайнар нокталарында булып, күп кенә медаль һәм орденнар белән бүләкләнгән ветеран. 1945 елның 16 нчы августына туган җиренә яңадан әйләнеп кайта.Сугыш тәмамланганнан соң, Алабуга педагогия училищесын тәмамлый һәм башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли. Ветеран белән якыннан аралашу балалар күңелендә тирән тарихи эз калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International