Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган кыюлык дәресе үзәк китапханәнең балалар бүлегендә үтте. Анда 7 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары катнашты. Балаларга сугыш чорында туган балалар турында, алар күргән михнәт һәм мәшхәрләр турында сөйләделәр. Аларның зурлар белән бергә станок артында, иген кырында, завод фабрикаларда һәм сугыш кырында үзләренең өлешләрен кертүләрен һәм фидакарь хезмәт куюлары турында сөйләделәр.