Ихтирамлы шалтырату

2016 елның 7 мае, шимбә

Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды хезмәткәрләре 6 май көнне Бөек җиңү көне алдыннан социаль акция үткәрделәр. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм уңаеннан котладылар. Аларга исәнлек-саулык, иминлек һәм тыныч тормыш теләделәр, пенсия белән тәэмин итүдә кыенлыклар булу-булмавын сораштылар һәм сорауларына җавап бирделәр. “Ихтирамлы шалтырату” 40 зәйледә яңгырады. Ветераннарда әлеге шалтырату кызыксыну уятты һәм алар котлаулар һәм сорауларга җавап биргән өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International