Зәйдә веломарафон -2016 үтте

2016 елның 6 мае, җомга

Кичә Зәйдә Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган веломарафон үтте. Ул үзәк мәйданнан башланып Мирный бистәсе аркылы иске Зәйнең сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә куелган хәйкәл янында тәмамланды. Бертөркем спорт сөючеләр һәм спортчылар район җитәкчелеге катнашында әлеге акциядә сугыш кырында ятып калганннар һәм сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган бабайларыбыз, әбиләребез, әтиләребез һәм әниләребезгә рәхмәт йөзеннән һәм аларның истәлегенә багышланды. Акция яшьләр эшләре идарәсе башлангычы белән үткәрелде һәм Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. Акциядә 300 гә якын велосипедчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International