9 майда үткән җиңел атлетика буенча эстафета нәтиҗәләре билгеле булды. Ярышларда 16 командада 160 кеше катнашты. Укучылар арасында җиңүчеләр булып 4 мәктәп, икенче 7, ә 3 нче урында 3 мәктәп танылды.
«Татнефтедор» ның юллар төзү идарәсе асфальт бетон заводы янында “Экопромсервис” оешмасының I-IV класслы калдыкларны зыянсызландыру цехы барлыкка килде. Анда төрле чималлардан калган калдыкларны кабул итәчәкләр һәм зыянсызландырачаклар.
Зәй районы кырларында язгы чәчү эшләре төгәлләнү алдында тора. Бүгенгесе көнгә язгы культуралар 45, 4 мең гектарда чәчелгән. Бу планга карата 90 процент тәшкил итә. Шул исәптән шикәр чөгендере 10,9 гектарда чәчелгән.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!
Кадерле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары!
Бүген Зәйнең барлык урамнарында һәм мәйданнарында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар үтә. Бәйрәм чаралары иртән сәгать 8 дә традицион эстафета белән башланып китте. 9 сәгать 30 минутта бәйрәм парады булды.
Республикабыз Президенты авылларыбызны матурлауга, бөтәйтүгә, анда яшәүчеләргә уңай шартларны мөмкин кадәр күбрәк тудыруга юнәлтелгән социаль программаларга өстенлек бирә. Татарстанда мәдәният учакларын төзекләндерү программасы да әнә шул максатны тормышка ашыруны күздә тотучы күләмле эшләрнең берсе.
Бүген Иске Зәй бистәсендә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингта Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасары В.Г.Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов хәрби комиссар А.Ф.Әгъләмҗанов, ветераннар Советы рәисе М.С.Хуҗин, предприятие, ошма, учреждение җитәкчеләре, Совет, башкарма комитетның җапаплы хезмәткәрләре, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп спорт сыйныфларында укучылар, балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм башкалар катнашты.