Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары! Сезне чын күңелдән бөтенхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы белән котлыйм! Безнең һәрберебез өчен бу үзенчәлекле көн. Ул үзенә шатлыклы да, кайгылы да күз яшьләрен, югалту әчесен, үз-үзеңне аямауны берләштерә. “Җиңү” дигән кыска гына төшенчә артында миллионлаган кешеләрнең никадәр батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылдагыларның фидакарь хезмәте ята. 1945 елның 9 маеннан соң 71 ел вакыт узды. Еллар үтәр, күп буыннар алышыныр, ләкин күңелләрдә бабайларыбыз, әтиләребез батырлыгы мәңге сакланыр. Зур югалтулар бәрабәренә яулап алынган Җиңү – ул горурлык символы. Озакка сузылган канкойгыч сугышта ирек һәм илебез бәйсезлеге өчен башларын салган батырлар белән горурланмый мөмкин түгел. Илебезнең данлыклы сугыш елъязмасында якташларыбыз да лаеклы урын алып тора. Бөек Ватан сугышына безнең районнан 11600 кеше китә. Кызганычка каршы, шуларның 7410сы туган җирләреннән еракта, яу кырларында башын сала. Бүген безнең нибары 44 ветераныбыз исәпләнә. Сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән ул буын вәкилләре, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә чын йөрәктән рәхмәт белдерәбез. Аларның күпләре йөзләрчә чакрым фронт юлларын узган, бәрелешләрнең эчендә кайнаган, иптәшләрен югалту ачысын кичергән. Икенчеләре кырларда, фермаларда, госпитальләрдә, авиация остаханәләрендә, саклану корылмаларында эшләп, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән. Хөрмәтле өлкәннәребез, сез безнең горурлыгыбыз, рухи ныклык, ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм фидакарьлек, җаваплылык үрнәге. Хөрмәтле зәйлеләр! Җиңүче халык варислары буларак, без бүген ил язмышы өчен җаваплы булуыбызны истән чыгармаска тиеш. Беркайчан булмаганча, бүген безгә патриотик традицияләргә ышаныч һәм тугрылыкны сакларга кирәк. Без үз язмышыбыз, үз тарихыбыз һәм традицияләребезгә тугры булып калырбыз. 71 ел элек ватандашларыбыз яулап биргән тынычлыкны сакларбыз, гүзәл җиребез беркайчан да кораллы бәрелешләр аренасына әйләнмәс. Барыгызны да милли горурлык, халык ядкаре булган 9 май – Җиңү көне белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек телим. Бәйрәм белән! Разиф Кәримов, район башлыгы.