Билгеле булганча, бу көннәрдә Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “Гвардия” эзтабарлар отряды Волгоград өлкәсендә алып барылучы “Хәтер вахтасы”нда катнаша. Алар Сталинград өчен барган сугышларның 71 еллыгы уңаеннан оештырылган батыр солдатларның сөякләрен казып алу эшләренә үз өлешләрен кертә. Мәктәп укучылары, студентлар, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ир-егетләрдән торган 14 кешелек делегация 7 сугышчының сөякләрен казып алырга өлгергән инде. Беренче табылган сөяк хатын-кызныкы булды, ди отряд җитәкчесе Виктор Никифоров. “Хәтер вахтасы” эшчәнлеген “Беренче канал” телевидениесе иҗат төркеме дә төшергән. Җиңү бәйрәме көннәрендә үзәк каналдан Зәй эзтабарларын да күрсәтәчәкләр. Энҗе Әгъләмова