«Велосабантуй-2016»

2016 елның 10 июне, җомга

12 июньдә, көндезге 10 сәгатьтә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта, Россия көненә багышланган велосипедчылар бәйрәме була. Ул “Велосабантуй -2016” дип атала. “Велосабантуй -2016” да барлык теләүчеләр катнаша ала. Ул 6 төрле бәйгедән гыйбәрәт. 1. Балалар өчен асфальтта рәсем ясау, 2.Мендәрләр белән велодуэль ( ирләр һәм хатын-кызлар өчен), 3. Әкрен йөрүчеләр( аяк белән җиргә тимичә иң соңыннан килү), 4. Велоспринт( барыннан да 30 метр араны тизрәк үтү), 5. Велосилач(велосипедны ничек булсада озаграк баш очында тоту), 6. Велокорусель ( велосипедта координацияне саклау). Җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр дз әзерләнгән. Бәйге турында сорауларны яшьләр эшләре идарәсенә җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International