Хөрмәтле зәйлеләр!

2016 елның 11 июне, шимбә

12 июнь– илебез тарихында аерым әһәмияткә ия дата. Ул ирек, демократия кебек кыйммәтләр, Россия Федерациясенең киләчәктә дә чәчәк атуына омтылу белән тыгыз бәйләнгән. Бу бәйрәм – закон һәм гаделлеккә нигезләнгән халыкның тыныч һәм тату яшәү бәйрәме ул. Россия көне торган саен күбрәк патриотик төсмер ала һәм милләтләр бердәмлеге, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символына әйләнде. Төрле милләт һәм дин вәкилләренең татулыгын саклау, ныгыту, төрле дәрәҗә власть структураларының бердәмлеге – барлык ирешелгәннәрнең ныклы нигезе булып тора. Без күп гасырлар дәвамында тынычлыкның кадерен белеп, дус-тату яшибез. Илебезнең киләчәге, аның тагын да көчле, бай булуы һәркайсыбыздан тора. Җаваплылык, ватанпәвәрлек, горурлык кебек күп гасырлык традицияләргә тугры калып, зәйлеләр район, республика, илебез үсеше өчен үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Бүгенге бәйрәм көнендә намуслы тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Без бергәләп, Россия алга киткән, көчле, имин дәүләт булсын өчен барысын да эшләрбез. Зәйлеләргә нык сәламәтлек, бетмәс энергия һәм киләчәккә ышаныч, мул тормыш, эшләрендә уңышлар телим.

Разиф Кәримов, район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International