10 июнь көнне Мирный бистәсендә Россия көненә багышланган веломарафон үтте. Ул бистәнең барлык урамнарыннан үтте һәм паркта тәмамланды. Марафонда катнашучыларны “Бердәм Россия” партиясенең Лесхоз бүлеге җитәкчесе Мария Гарәпшина котлады. Чарада шәһәр мәдәният йорты, 5 мәктәп һәм микрорайонда яшәүчеләр катнашты.