Музейда Россия көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Россия көне әле бик үк өлкән бәйрәмнәр исәбенә керми, ләкин аның тарихы дәүләт бәйрәмнәре исәбенә кертелгән. Аның ничек килеп чыкканын һәм дәүләт бәйрәме буларак әһәмияте турында музей хезмәткәрләре 3 мәктәп яны лагерына йөрүчеләргә сөйләделәр. Балалар бәйрәм тарихы буенча кыскача аңлатма алып дәүләт гимннарын тыңладылар. Катнашучылар блиц-турнирда катнашып төрле сорауларга җавап эзләделәр. Чара азагында балаларга “Россия- безнең Ватаныбыз” дигән темага плакат ясарга тәкдим ителде. Алар аны бик теләп башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International