9 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ялчогыл скверенда, шәһәрнең 4 мәктәбендә эшләп килүче “Гагаринец”җәйге лагеренә йөрүче балалар белән очрашу вакытында “Россия- Родина моя” дип аталган танып белү сәгате үткәрделәр. Укучылар укытучылары белән бергә үзләренең Ватаны, аның тарихы һәм традицияләре турында күп мәгълүматлар алдылар. Дәүләтебезнең символлары турында әңгәмә кордылар, викторина, табышмакларга җавап бирделәр. Алга таба очрашу үзәк китапханәдә «Я люблю тебя, моя Россия» дип аталган слайд-презентация карау белән дәвам итте. Чараның азагында китапханәчеләр укучыларны тәм-томнар белән сыйладылар.