Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2016 елның 10 июне, җомга

Зәй районы хуҗалыкларында тулы күәткә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 5800 гектар мәйданда яшел масса чабылган. Шуның 1700 гектары печәнгә, 2900 гектары сенажга, ә 1200 гектары терлеккә ашату өчен. 2200 тонна печән, 19000 тонна сенаж әзерләнгән. Бер мал башына 5,5 центнер азык берәмлеге саклауга салынган. Терлек азыгы әзерләү темплары буенча район республикада беренче урында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International