Югары Багражда - Тройсын бәйрәм

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Узган якшәмбедә православие динен тотучылар Тройсын бәйрәмен билгеләп үтте. Билгеле булганча, Тройсын керәшеннәрдә дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, халык бәйрәменә әверелгән, ул Яфрак бәйрәме дип тә йөртелә. Тройсын элек районыбызның барлык керәшен авылларында билгеләп үтелсә, хәзерге вакытта кайберләрендә бәйрәм яңартылып, яңа төсмерләр алып үткәрелә. Быел да ул Туңылҗа, Федоровка, Югары Багражда зурлап оештырылды. Әлеге уңайдан Зәй керәшен җәмгыятенең роле зур булды, дисәк тә, дөрес булыр. Бәйрәм авыл уртасындагы мәдәният йорты каршында оештырылды, Яфрак бәйрәменең үз төсмерләре сакланып, Сабантуйлардан бер дә ким булмыйча, халык, кунакларның актив катнашында зур күтәренкелек белән үтте. Тантаналарда район башлыгы урынбасары, Зәй керәшен җәмгыяте әгъзасы Валерий Акатьев, керәшен җәмгыяте рәисе Иван Яковлев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International