17 июнь көнне Шыкмай авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Нурдидә Сираҗетдиновага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга веренаннар Советы җитәкчесе Марсель Хуҗин, Тубән Биш җирле советы башлыгы Дамир Насретдинов, район автоклубы хезмәткәрләре һәм Түбән Биш китапханәчесе Л. Кузнецовалар килде. Алар юбилярны чын күңелдән котладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар, аның хөрмәтенә җыр башкардылар һәм шигырь укыдылар.