Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Ульяна апага 90 яшь тулды

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Ульяна Макаровна Давыдовага 90 яшь тулды. Аны тәбрикләргә балалары, туганнары, якыннары килде. Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнүзә Николаева Ульяна апаны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды. Юбиляр хөрмәтенә матур, дәртле җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International