ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

23 июнь көнне шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре Мирный бистәсе паркында “Рябинка” балалар бакчасында йөрүчеләр өчен “Сабын куыгы тамашасы” оештырдылар. Тамашаны алып баручы башта балаларны сорау белән каршы алды: “Сез сабын куыгын яратасызмы?” Балалар, әлбәттә “Әйе” дип җавап кайтардылар.

Әкиятләрне бар кеше дә ярата балалар да, зурлар да... Зәй Үзәк китапханә хезмәткәрләре, шәһәрнең 4 мәктәбендә эшләп килүче “Гагаринец”җәйге лагеренә йөрүче балалар белән “Волшебный сундучок” дип аталган уен-викторина үткәрделәр.

Зәйдә ике ипотека йорты төзелеп килә. Аны аренда юлы белән файдалануга тапшырып була. Шул турыда Президент каршындагы дәүләт торак фонды Зәй бүлеге җитәкчесе Роберт Садртдинов сөйли:

22 июнь-искә алу һәм фаҗига көнен Иске Зәйлеләр билгесез солдат хәйкәле янында билгеләп үттеләр. Анда сугыш афәтен кичергән зәйлеләр хөрмәтенә митинг һәм искә алу чарасы үтте. Чарада шәһәр җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешмалар, учреждение вәкилләре катнашты.


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов агрофирмалар бүлекчәләрендә булып, комбайннарның урып-җыюга әзерлеге белән таныша, комбайнчылар белән аралаша, фикерләшә. Агымдагы елда районда урып-җыю эшләрендә катнашу өчен 68 комбайн әзерлек сызыгына куела.

Бүген – Бөек Ватан сугышы башланган көн.  Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

21 июньдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән асфальта рәсем төшерү бәйгесе үтте. Анда 5 мәктәп һәм клуб яны лагерьларына йөрүче балалар канашты.

Илебезнең батыр йөрәкле кахарманнары яулаган тынычлык әле дә дәвам итә. Без һәрберебез ата-бабаларыбызга рәхмәтле һәм хөрмәт йөзеннән 22 июнь –сугыш башланган көнне һәйкәл янында аларны искә алабыз, аларның батырлыгына баш иябез.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

17 июньдә Зәй өлкәннәре Биләрдә булып кайттылар. Аны ветераннар Советы белән бергә “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе оештырды. Биләр борынгы Болгар җиренең башкаласы булып торган һәм географик яктан көнчыгыш Европа илләренең иң бай һәм нык алга киткән төбәкләрнең берсе була

27 июнь көнне, кичке сәгать 7 дә политехник көллиятендә барлык район һәм шәһәр мөселманнары өчен ифтар оештырыла. Ифтарга мөмкинлекләре булган барлык мөселманнарның килүе сорала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International