19 июньдә “Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективлары Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта чыгыш ясадылар. Әлеге проект “Ял концерты” дип атала һәм инде күп еллар халыкка хезмәт итә. Шәһәр учреждениеләре һәм предприятияләре көче белән әзерләнгән концертлар паркка ял итәргә җыелучыларның күңеленә бик тә хуш килә һәм алар иҗат коллективлары чыгышыннан рухи дәрт һәм күңел күтәренкелеге алып таралалар. Бу юлы да чыгышка битараф калучылар юк иде. Концерт һәркем күңеленә хуш килде.