16 июньдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен бию кичәсе оештырдылар. Чара 2 этапта узды.Башта “Әкият” клуб яны балалар лагерында йөрүчеләр төрле уеннарды катнаштылар. Соңрак бию бәйгесендә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә балалар гына түгел барлык килгән тамашачы биюгә тартылды. Балалар, әлбәттә күңел күтәренкелеге һәм шатлык мизгелләре кичерделәр. Чарада 70 тән артык бала катнашты.