Зәйдә сәламәтлек сагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2016 елның 17 июне, җомга

“Энергетик” Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган җылы эчтәлекле чара үтте. Сәламәтлек сагы хезмәткәрләрен район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, баш табиб Рим Әмиров, профсоюз рәисе Гүзәл Хәмидуллина тәбрикләп, төрле дәрәҗә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре, “Болгар кызлары” ансамбле катнашында матур концерт күрсәтелде, ә сәхнә түрендәге зур экраннан медицина хезмәткәрләренең көндәлек эшен күзәтү мөмкинлеге тудырылды. Гомерен сәламәтлек сагының багышлаган мөхтәрәм ветераннарны ишек төбеннән үк ак розалар белән каршы алдылар, теләгән кешеләргә Гиппократ образын гәүдәләндергән тере сын белән фотога төшү мөмкинлеге дә тудырылды. Бүгенге көндә районда 857 медицина хезмәткәре исәпләнә: шуларның 82се - табиб, 452се - урта медицина персоналы. Авыл халкына 52 фельдшер ярдәм күрсәтә. Алар барысы да - үз хезмәтен җаваплы башкаручы мөхтәрәм затлар. Соңгы елларда республикада сәламәтлек сагы өлкәсенә җитди игътибар бирелә, хезмәт күрсәтүдә уңайлы шартлар тудыру, заманча аппаратуралар белән тәэмин итү алгы планда. Безнең районда да күп кенә яңа модульле медицина учреждениеләре сафка басты. Бу көннәрдә Иске Зәйдә эксперименталь табиб амбулаториясе төзелеп бетү алдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International