27 июнь көнне, кичке сәгать 7 дә политехник көллиятендә барлык район һәм шәһәр мөселманнары өчен ифтар оештырыла. Ифтарга мөмкинлекләре булган барлык мөселманнарның килүе сорала. Ифтар кичке сәгать 7дә көллиятнең 2 катында урнашкан тамашачылар залында көрьән, вәгазьләр уку һәм район башлыгы Разиф Кәримовның чыгышы белән башланып китә. Кичке 8 сәгать 16 минутта бинаның спорт залында аваз ачу һәм кичке намаз уку булачак, ә 8 сәгать 30 минутта бинаның ашханәсендә ифтар ашы булыр дип көтелә.