Зәйдә ике ипотека йорты төзелеп килә. Аны аренда юлы белән файдалануга тапшырып була. Шул турыда Президент каршындагы дәүләт торак фонды Зәй бүлеге җитәкчесе Роберт Садртдинов сөйли: - Дәүләт торак фонды яңа программма кабул итте. Ул “Аренда торагы” дип атала һәм анда һәр категория эшчегә квота каралган. Мәсьәлән, физик затларга, муниципалитеттан физик затларга, предприятиедән,авыл җирендәге хезмәткәрләргә 1 кв.м. 70 сумнан. Шулай ук тузган торак ияләренә 1 кв.м. 35 сумнан. Квота шулай ук полиция хезмәткәрләренә дә карала. Хәзерге вакытта 24 фатирлы торак йортта Җиңү Проспекты 1/21б адресы белән 80 процентка эшкәртү эшләре тәмамланган, 60 процентка эчке инженер эшләре тәмамланган. Фатирларда эчке бүлмә ишекләре куела һәм тышкы төзекләндерү эшләре бара. Жуков урамы 76 йортта тышкы челтәрләрне тоташтыру эшләре бара. Анда 35 фатир хуҗалы булачак.