Балалар кулы белән «Истәлек бәйләме”

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Илебезнең батыр йөрәкле кахарманнары яулаган тынычлык әле дә дәвам итә. Без һәрберебез ата-бабаларыбызга рәхмәтле һәм хөрмәт йөзеннән 22 июнь –сугыш башланган көнне һәйкәл янында аларны искә алабыз, аларның батырлыгына баш иябез. Әлеге истәлекле вакыйгага район мәдәният йорты һәм мәктәп яны лагерында йөрүче балалар да кушылды. Алар үз куллары белән нарат ылысларыннан гирлянда әзерләделәр һәм “Искә алу” көнендә билгесез солдат һәйкәленә куярга әзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International