Мәктәп яны лагерында йөрүче балалар өчен “Серле сандык” күрсәттеләр

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Әкиятләрне бар кеше дә ярата балалар да, зурлар да... Зәй Үзәк китапханә хезмәткәрләре, шәһәрнең 4 мәктәбендә эшләп килүче “Гагаринец”җәйге лагеренә йөрүче балалар белән “Волшебный сундучок” дип аталган уен-викторина үткәрделәр. Укучылар әкият геройлары турында бирелгән төрле сорауларга, хайваннар һәм кошлар турында табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр. Бигрәк тә балаларга “Продолжи сказку” дип аталган конкурс ошады. «Ну, погоди!» мультфильмын балалар кызыксынып карадылар. Чараның азагында китапханәчеләр укучыларны тәм-томнар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International