ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Зәйдә халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру -көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Районда Аксар, Поручик, Түбән Лоҗы, Бура-Киртә, Чыбыклы авылларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары, Сәвәләйдә табиб амбулаториясе сафка басып, халыкка хезмәт күрсәтә. Җиде авылда медпунктлар капиталь төзекләндерелде

27 июнь көнне политехник көллият бинасында район күләм ифтар ашы уздырылды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов башлангычы белән барлык район мөселманнары катнашында узды. Ифтарда шулай ук Татарстан республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин җитәкчелегендәге делегация дә катнашты

Зәйдә күп авылның үз бәйрәме бар. Бу шимбәдә сәвәләйлеләр “Боламык”ны билгеләп узса, Урта Пәнәче үз якларына гына хас Җыенны бәйрәм итте. Урта Пәнәчедә Җыен гадәттә җиләк пешкән чорда Шәрә тау итәгендә оештырыла. Бәйрәм үтәсе урын утыргычлар урнаштырылып, койма белән әйләндереп алынган. Аның тирәсенә утыртылган агачлар шактый үсеп килә.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Сәвәләйдә яшьләр бәйрәме - "Боламык"ка шактый кеше җыелды. Керәшен авылларында җәен яңгырлар яумаганда, Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәтлелек, җиргә шифалы яңгырлар сорап, табигать кочагына изге урынга чыгып, боламык пешерү йоласы бар. Мәҗүсилек чорыннан килгән бу йола Сәвәләйдә дә сакланган.

Бәйрәм “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда балалар өчен бизәгән коляскалар, велосипедлар күргәзмәсе һәм шуышып йөрүче балалар ярышлары белән башланып китте.

25 июньдә Зәйдә күпьеллыкларны икенче кат чабуга керештеләр. Әлеге эш “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә һәм “Восток” агрофирмасында алып барыла. Бу көннәрдә күпьеллыкларны икенче кат чабуга башка агрофирмалар да керешәчәк

Эссе көннәрне халык яр буенда үткәрергә ярата. Ләкин үзләре артыннан күп вакыт җыештырып калдырырга ашыкмыйлар. Шуңа күрә музей хезмәткәрләре 24 июнь көнне “Кояшчык” балалар лагерында өйрүчеләр белән музей – тыюлыгы территориясен чүп-чардан арындырдылар.


25
июнь, 2016 ел
шимбә

24 июньдә “Мефро уилз завод Руссия” базасында район Советы утырышы үтте Анда 8 мәсьәлә каралды.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Бохарайда дүрт күпфатирлы йортны нефтьчеләр төзекләндереп, авыл җирлеге балансына тапшырды. Аларның кара-каршы итеп салынган икесе шактый тузган, 35 ел бернинди ремонт күрмәгән йортлар иде. Канализация, су китү, кайнар һәм салкын су, җылылык системалары алыштырылды, стеналар җылытылып, заманча материал белән тышланды, түбәсе яңадан ябылды

Бүген, хакимиятнең кече залында “Республикада иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” бәйгесенең I туры буенча комиссия утырышы булды. Комиссиягә 3 ТИҮ катнашу өчен хезмәтләрен тәкъдир иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International