Мирный бистәсендә үткәрелгән “Сабын куыгы тамашасында” халык күп булды

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

23 июнь көнне шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре Мирный бистәсе паркында “Рябинка” балалар бакчасында йөрүчеләр өчен “Сабын куыгы тамашасы” оештырдылар. Тамашаны алып баручы башта балаларны сорау белән каршы алды: “Сез сабын куыгын яратасызмы?” Балалар, әлбәттә “Әйе” дип җавап кайтардылар. Шуннан барда башланды инде. Балалар сабын куыгы артыннан чаптылар, аны тотмакчы булып азапландылар, сикерделәр һәм көлделәр. Әлеге тамашага балалар түгел зурлар да битараф түгел иде. Алар да балалар белән бергә шатландылар һәм күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International