В Заинске зерноуборочные комбайны должны быть готовы к 1 июля

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бу көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов агрофирмалар бүлекчәләрендә булып, комбайннарның урып-җыюга әзерлеге белән таныша, комбайнчылар белән аралаша, фикерләшә. Агымдагы елда районда урып-җыю эшләрендә катнашу өчен 68 комбайн әзерлек сызыгына куела. Алар - “Нью-холланд”, “Лексион”, “Акрос”, “ДОН-1500”, “Мега”, “Тукано” комайннары. Бер комбайнга уртача эш күләме 600 гектардан артык тәшкил итәчәк. Район басу-кырларында рыжик культурасы өлгереп килә. Район башлыгы комбайннарны 1 июльгә әзерләү бурычын куйды.

Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International