Зәйдә язгы бодай суктыру тулы куәттә бара. Бу эш белән 70тән артык комбайн мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 августка игеннәр 28800 гектарда җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 79 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 40 центнер тәшкил итә. Суктырылган басулардан шунда ук салам җыела, пресслана бара. Район буенча барлыгы 9 мең 200 тонна салам җыеп алынган. Көзге чәчүгә чәчүлек җир әзерләү дә бара.
Рәзимә Кашапова