ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

24 августта Зәйдә шәһәр прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. Кабул итү республика прокуратурасы һәм тикшерү комитеты вәкилләре катнашында уза.

Бүген районда традицион "Ялчыгол укулары" үтте. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара ул җирләнгән Имәнлебаш авылында оештырылды.

Зәй районда бүген бөртеклеләрне җыю төгәлләнде, шикәр чөгендер алу дәвам итә. Бу эш белән барлык агрофирмалар да мәшгуль, тиз көннәрдә аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 18 августка район буенча татлы тамыр 640 гектарда җыеп алынган.

Иске Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашу бик тә конструктив рәвештә үткәрелде, чөнки ул тарихи бистәнең киләчәге турында иде.


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Разиф Кәримов барлык төзүчеләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлады һәм “Аркадия” ресторанына төшке ашка чакырды. Район башлыгы тырыш хезмәткәрләрне мактау кәгазе һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Зәйдә чөгендер алу бара. Бу эш белән барлык агрофирмалар да мәшгуль, тиз көннәрдә аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 17 августка район буенча татлы тамыр 550 гектарда җыеп алынган.

16 августта Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында яшь педагоглар форумы үтте. Анда зәйдән бертөркем яшь мөгаллим һәм мөгаллимәләр катнашты.

16 августта Мирный бистәсендә Россия флагы көне үтте. Анда Клуб яны лагерына йөрүче балалар катнашты. Алар Россия флагы тарихын өйрәнделәр һәм Россия флагы көне белән котлау открыткасы яздылар. 22 август көнне котлауларны үзләренең якыннарына җиткерәчәкләр.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Районда язгы бодай суктыру эше дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 16 августка игеннәр 34000 гектарда җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 93 проценты дигән сүз. Уңыш - гектарыннан уртача 37,5 центнер тәшкил итә.

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! 20 август көнне “Энергетик” мәдәният йорты мәйданында бал бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм программасында: районыбызның авыл җирлеләре, шәхси хуҗалыклардагы бал җитештерүчеләр катнашында бал ярминкәсе, концерт, төрле уеннар үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International