13 август көнне “Энергия” стадионында Бөтенроссия физкулттурачылар көненә багышланган “Спорт белән дуслан!” дигән исем астында мәктәпкәчә балалар арасында спорт фестивале үткәрелде. Ярышта 16 команда катнашты. Һәр командадан 4 катнашучы-2 малай һәм 2 кыз . Программада 4х10 метрга йөгерү, 30 метрга йөгерү, капчык ату, озынлыкка сикерү кебек ярышлар кергән иде. 1 урында “Урман әкияте”, 2 урында “Энҗе”, 3 урында “Кояшкай” балалар бакчасы.