Күңелле ыгы-зыгы

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

“Каенкай” балалар бакчасында йөрүче балалар өчен мәктәп тауында “Күңелле ыгы-зыгы” – исемле чара үткәрелде. Ул “Мәктәп тауында ял” дип аталды. Аларга район мәдәният йорты, музей һәм яшьләр үзәге мавыктыргыч программа әзерләгән иде. Борынгы крепость урынында яшеллектә бигрәк тә хозурлык кочагында балалар чын күңелдән күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм көлделәр. Бу чара яр буйларын төзекләндерү елына да багышланган иде. Президентыбыз Рөстәм Миннеханов гел әйтеп килә: “Яр буендагы ял урыннары халыкка хезмәт итәргә тиеш. Аларга яраткан ял итү урыннары булырга тиеш” . Шуңа күрә Зәйнең мәктәп тауы да заманадан артта калырга тиеш түгел. Ул һәрбер зәйленең иң яраткан ял итү урынына әйләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International