“Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәсе хезмәтчәннәре быелгы чәчүдә дә, уракта да өлгер эшләүче хуҗалык булып табылды. 10 августта биредә урып-җыю эшләре төгәлләде. Бүгенге көндә үрнәклеләр татлы тамыр - чөгендер алу белән мәшгуль. Бүлекчәдә урып-җыю эшләренә 18 июльдә керешелгән. Көзге бодай биредә 684 гектар мәйдан биләп, уңыш гектарыннан 38,6 центнер тәшкил иткән. Арпа басулары да уңышы ярыйсы: аның күрсәткече гектарыннан уртача - 38,7 центнер. 660 гектар мәйдан биләгән язгы бодай уңышы исә гектарыннан уртача 31,9 центнер тәшкил иткән. Урып-җыюда хуҗалык комбайнчылары Николай Григорьев, Кузьма Минеев, Иван Филиппов, Николай Тазировлар “Дон -1500” комбайнында зур тырышлык куйган. Аларга ярдәмгә “Финоагротрейд” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтеннән бишәр “Акрос”, “Нью Холланд” комбайн отрядлары, политехник колледждан ике “Тукано” комбайны кушылган. Уңышны басулар иңләүче комбайннар бункерларыннан ындыр табакларына “КамАЗ” машинасында Григорий Усманов, тракторларда исә Александр Пукаев белән Геннадий Герасимовлар ташып торган. Кыскасы, җыелган уңыш минуты-сәгате белән ындыр табагында урын ала. Ындыр табагы исә уракның йөрәге, дисәк тә ялгыш булмас. Кайткан уңыш чистартылып, эшкәртелеп складларга урнаштырыла, икмәк кабул итү пунктларына озатыла. Бүлекчәдә икмәкнең тулаем җыемы 7100 тонна тәшкил итә. Ындыр табагы мөдире Людмила Красноперова биредә эшне яхшы оештыра. Ике сменада укучылар, бүлекчә эшчеләре Галина Минеева, Людмила Карабашева хезмәт куя. Районның быелгы кыр батыры Елизар Кузьмин “МТЗ” тракторында ындыр табагында икмәкне машиналарга төяп озата. Кыр батыры фермада эшләргә дә өлгерә, прессланган саламны биредә өеп тә бара. Бүлекчәдә берсе артыннан тезелеп киткән икенче эш эзлекле итеп оешкан төстә алып барыла. -Урып-җыю эшләренең районда беренчеләрдән булып төгәлләнүе эшне югары дәрәҗәдә оештырудан дип саныйм, -ди бүлекчә агрономы Николай Тугашев. Бүгенге көндә хуҗалыкта татлы тамыр – чөгендер алу эше бара. Бу эш белән “Түбән Кама” агрофирмасыннан килгән өч “РОПА” комбайны мәшгуль. -Чөгендер 9 майда чәчелгән иде, нәк өч айдан соң 9 августта татлы тамыр алырга керештек, - ди агроном. Бүгенге көндә хуҗалык 50 гектар мәйданда чөгендер алган. Уңыш гектарыннан 216 центнер тәшкил итә.
Рәзимә Кашапова