Зәйдә кичә шикәр чөгендере алуга керешелде. Ул районда барлыгы 10 мең гектардан артык мәйдан били. Татлы тамыр алу белән барлык агрофирмалар да мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 августка татлы тамыр 200 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 250 центнер тәшкил итә.
Рәзимә Кашапова