Агитбригада юлда

2016 елның 12 августы, җомга

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада менә инде бер ай вакыт һәр көнне районыбыз кырларына чыгып урып-җыю эшендә катнашучы механизаторларга үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен җиткерә. Бүген алар “Восток” агрофирмасының “Сармаш” бүлекчәсендә булдылар. Механизаторларга матур теләкләр һәм җырлар бүләк иттеләр. Әлбәттә инде шундый төшке аштан соң кәефләр күтәренке һәм игенче профессиясен сайлаганга горурлык хисе дә барлыкка килә. Шуңа күрә игенчеләр үзешчән артистларга рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International