Бүген, 3 сентябрьдә, илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар бәйле рәвештә оештырыла. Бу көнне Зәйдә дә террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә, политехник колледжда хәтер көненә багышланган линейка, бердәм дәрес, “Беслан корбаннары истәлегенә” дип аталган китап күргәзмәсе, рәсемнәр конкурсы, сыйныф сәгатьләре уза. Аларда укучыларга терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы аңлатыла. Һәрвакыт саклану чараларын кулланырга, үзең өчен генә түгел, әти-әниең, туганнарың, классташларың өчен дә җаваплы булырга кирәклеге әйтеп үтеләчәк. “Космос” яшьләр үзәгендә “Террорсыз дөнья” дип аталган мәгълүмат сәгате, тематик чара, “Без тынычлык һәм толерантлык яклы” киносәгате, үзәк китапханәдә дә төрле чаралар оештырылачак. Бу көнне “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда, Мирный бистәсендә Бесланда һәлак булучылар истәлегенә багышланган акция булачак.