2 сентябрь көнне район мәдәният йортында беслан фаҗигасе корбаннарын искә алуга багышланган чара булып үтте. Анда 1 мәктәп укучылары катнашты. Чара барышында балаларга Бесланда булган фаҗигада күпме кеше гомере өзелгәнлеге һәм әлеге бәхетсезлекне булдырмау өчен һәркемнең көрәшүе кирәклеге аңлатып үтелде. Фаҗигада вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә шәм яндырдылар һәм документаль кино карадылар.