2 сентябрь көнне шәһәр мәдәният йортында “Без бөтендөньда тынычлык өчен” дигән акция үтте. Ул терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланган иде. Чара барышында терроризм кешелеккә нинди зыян китергәнен һәм аның корбаннары искиткеч күп булуын искәрттеләр. Катнашучылар үтеп баручыларга листовкалар тараттылар. Анда терроризмга каршы язылган өндәмәләр бар иде.